Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 34 529 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 26,2 % сәнәгатьтә (9 мең эш урыны);
- 13,5 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,7 мең эш урыны);
- 11,7 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4 мең эш урыны);
- 8 % транспортта (2,8 мең эш урыны);
- 7,12 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,5 мең эш урыны);
- 1,5 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,5 мең эш урыны);
- 0,8 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);
- 31,1 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,7 мең эш урыны).
Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,09 кеше тәшкил итә. 2 935 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.