Шушы көннәрдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Алия Сафина балигъ булмаганнарның мәгълүмати иминлеген формалаштыру технологиясен гамәлгә ашыру планы кысаларында «Имин Интернет көне» уен дәресе үткәрде. Социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашындагы чара 3 нче социаль участокта узды.
Дәреснең максаты балигъ булмаганнарны цифрлы дөньяның куркынычлары белән таныштыру иде. Балаларны «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» өстәл уены белән таныштырдылар, шулай ук алар яңа терминнар да белделәр. Биремнәр белән карточкалар ярдәмендә яшь катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, ребуслар, табышмаклар чиштеләр.
Социаль хезмәтләр алучылар киберкуркынычсызлык өлкәсендә яңа белемнәр алдылар.