«Время побед» АКБО «ВТБ Страна» Хәйрия фонды ярдәмендә «Финанс грамоталылыгы баскычлары» проектын гамәлгә ашыруны төгәлли. 11 ай дәвамында проектта катнашучылар уен формасында финанс дисциплиналарын үзләштерделәр.
«Ярдәм кулы» программасы кысаларында Теләче районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә сәламәтлек көне узды. Чараны социаль педагог Ләйсән Хөсәенова үткәрде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара сукырлар көненә багышланган чаралар узды. Интернатның радиоүзәге аша социаль хезмәтләр алучылар өчен хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич үткәргән мәгълүмат сәгатеннән башладылар.
13 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Безнең тирәдә фән» интеллектуаль уены үткәрелде.
Россия Хезмәт министрлыгы Татарстанның 2025 елда «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабын уздыру турындагы гаризасын хуплады. Конкурсның федераль этабын уздыру мәйданчыгы Казан радиомеханика көллияте булачак.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр саныннан актерлар кергән «Милос» күләгәләр театры учреждение карамагындагыларның гына түгел, шәһәр халкының да йөрәген яулады.
13 ноябрь көнне Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы инвалидлар «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында кунак буларак катнаштылар. Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Фестиваль кунакларны һәм катнашучыларны Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыру максатында оештырылды.
12 ноябрьдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучысы Тамара Храмова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүген РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 42 849 вакансия тәкъдим итә.