Бүген Тукай районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләрен алучы Сәхабетдин Бәхтегәрәев үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Тыл хезмәтчәнен котларга Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Юрий Васильев һәм Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Фәйрүзә Вәзиева килде. Юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.