Ватанны саклаучылар елы кысаларында Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Сугышчан дан бүлмәсендә балалар күргәзмә белән таныштылар, сугыш геройларының фотопортретларын, аларның орденнарын, медальләрен, кием-салымнарын һәм савыт-сабаларын карадылар. Балалар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында бик күп кызыклы нәрсәләр күрделәр, совет солдатының батырлыгы турында белделәр.
Мондый чаралар яшь йөрәкләрдә үз иленең героик үткәненә хөрмәт тәрбияли.