Ватанны саклаучылар көне алдыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игелек талисманы – тынычлык күгәрчене» дигән мастер-класс узды. Чарага менталь тайпылышлары булган яшьләр чакырылган иде.
Гаилә белән эшләү белгечләре төркемдә катнашучыларга символ тарихы турында сөйләделәр. Солдатларга бүләк сыйфатында һәм хәрбиләрнең рухын күтәрү һәм эмоциональ ярдәм итү максатыннан кесә күгәрченнәре ясадылар. Бу талисманнар җыелган гуманитар ярдәм белән бергә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.