Минзәлә интернат-йорты делегациясе Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды һәм учреждениенең эше белән танышты.
Визит барышында Алабуга интернат-йорты директоры Камил Шәйхразиев яшәүчеләрнең бүлмәләрен, ашханә, сенсор һәм тоз кабинетларын, кышкы бакчаны, актлар һәм тренажер залларын, быел яңартылган китапханәне күрсәтте. Ул шулай ук учреждениенең планнары белән уртаклашты.
Шул ук вакытта Минзәләдән өлкән шәфкать туташы Илүзә Нәҗмиева медицина бүлегенең эше, дәвалау һәм сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү, документлар алып бару белән танышты.
Мондый визитлар республиканың социаль учреждениеләре арасында тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә, шуның белән социаль хезмәтләрнең сыйфатын арттыра.