«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган интерактив бәйрәм гаилә чарасы узды.
Чара бергәләп Россия Федерациясе гимнын башкарудан башланды. Аннары ике команда ярышты. Социаль хезмәт алучылар үзләре патриотик темаларга шигырьләр укыдылар, җырлар һәм бию номерлары башкардылар, ә соңыннан әти-әниләренә үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын тапшырдылар.
Барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән үзәк директоры Надежда Ибраһимова котлады. Ата-аналар көндезге тору бүлегенең әһәмиятен билгеләп үттеләр.