Ай календаре һәм урнашкан традицияләр нигезендә 2025 елда Ураза бәйрәме 30 мартка туры килә.
18 февраль көнне Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Безнең тормышта компьютерлар һәм Интернет» дигән мавыктыргыч уен узды.
18 февральдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече социаль-көнкүреш җайлашу кабинетында чара үткәрде. Дәрестә атнага ике тапкыр үзәктәге чараларга йөрүче менталь тайпылышлары булган затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы соңгы вакытта легаль булмаган мәшгульлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия исеменнән белдерүләр рәвешендә оешмаларның электрон почта адресларына мошенник хатлар җибәрү очраклары ешаюы турында кисәтә. Мошенниклар билгеле бер гамәлләр башкаруны сорый: оешманы тикшерү өчен документация алу адресын QR-код аша сайларга, QR-код буенча штраф түләргә һ. б.
17 февральдә Тәтеш муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә бер гаилә белән ведомство эше нәтиҗәләрен карау кертелгән иде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре ведомствоара хезмәттәшлек һәм инклюзив практиканы гамәлгә кертү кысаларында «Йолдызлык» балалар бакчасында булдылар.
Ватанны саклаучылар елына багышланган дәресләр кысаларында 16 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында патриотик чара узды.
Ватанны саклаучылар елы һәм «Җиңү йөзе» акциясе кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты малайларының өлкән төркемендә «Буыннарның хәтере сүнми» сәгате үткәрелде.
17 февральдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ПРОФинансики» программасын гамәлгә ашыру кысаларында финанс куркынычсызлыгы буенча чара узды.