«Асылташ» приютында тантаналы чара узды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

19 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Ватанны саклаучылар елын ачуга багышланган тантаналы чара узды.

Тәрбияләнүчеләр кичәнең мәртәбәле кунакларын алкышлар белән сәламләделәр. Тәҗрибәле остазлар балаларга алгы сызыктагы сугышчыларга кирәкле сыйфатлар турында, ирләр дуслыгы, уртак көч белән җиңеп чыгарга туры килгән кыенлыклар турында сөйләделәр. Сугышчылар яшь буынны заман геройларыннан үрнәк алырга чакырды. Махсус хәрби операция зонасында батыр яклаучыларның тормышы турында видеоматериаллар күрсәтү сүзләргә искиткеч иллюстрация булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International