«Умырзая» тернәкләндерү үзәге МХО катнашучыларына ярдәм күрсәтә

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Минзәлә районындагы «Умырзая» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волонтерлык эше алып барыла. Үзәк хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда ярдәм күрсәтә. Учреждение коллективы токмач әзерли, яшелчә турый, коры ашлар өчен ярма һәм икмәк җыя.

Хезмәткәрләргә карап, балалар да актив волонтерлар булалар. Тәрбиячеләр белән бергәләп алар коры душ ясыйлар, ашларны төрүдә булышалар, шулай ук махсус операция зонасына үзләренең хатларын һәм рәсемнәрен җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International