19 февральдә Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Әлмәт шәһәр Советының хисап сессиясе булды. Чара башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Лилия Абдуллинаны мактаулы исем бирелүе белән котлады. Социаль хезмәткәргә «Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» бүләге тапшырылды.