ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты яңа номинацияне раслады – «Ватанны саклаучы гаиләсе». Бу номинациядә бер яки берничә әгъзасы хәрби хәрәкәтләрдә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашкан һәм граждан тормышына уңышлы җайлашкан гаиләләр катнаша алачак. Гаилә әгъзаларының социаль әһәмияткә ия чараларда, волонтерлык һәм патриотик хәрәкәтләрдә актив катнашуы да мөһим критерий булачак.

«Фоксфорд» онлайн мәктәбе даими рәвештә бушлай социаль белем бирү проектларын үткәрә. Мәктәп һәркем өчен сыйфатлы һәм аңлаешлы белем бирүне тәэмин итә торган инициативалар эшләргә омтыла. Әлеге миссия кысаларында «Фоксфорд» онлайн мәктәбе хәйрия фондларына һәм коммерциячел булмаган оешмаларга платформаның белем бирү курсларына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча яңа социаль проект башлап җибәрә.


21
март, 2025 ел
җомга

Олыгая барган саен, яшьлек, туган җирләр һәм мөһим вакыйгалар турындагы хатирәләр өлкәннәр тормышында мөһим роль уйный башлый.

Бүген Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы» технологиясе уңышлы гамәлгә ашырыла. Технология «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкәннәр белән эш иткәндә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен кулланалар.

Муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы Югары Ослан районында узды. Ике гаиләгә сигнал карталары турында фикер алыштылар.

19 мартта Түбән Кама медицина көллиятендә «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының республика этабы узды.

Бүген Тукай муниципаль районының Борды авылында «Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында чара уздырдылар. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева җыелучыларга скандинавия йөреше техникасы һәм скандинавия таякларыннан файдалану кагыйдәләре турында сөйләде.

Лаешта мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшүсмерләрне «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында катнашуга әзерлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International