Лаеш районында тернәкләнүчеләр һөнәри осталык чемпионатына әзерләнәләр

2025 елның 21 марты, җомга

Лаешта мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшүсмерләрне «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында катнашуга әзерлиләр.

Бу көннәрдә ведомствоара килешү кысаларында учреждениедән 10 яшүсмер Лаеш техник-икътисадый техникумының җитештерү остаханәләрендә һөнәри күнекмәләрен үзләштерә. Дүрт компетенциядә катнашу өчен актив хезмәт яшәү рәвешенә йөз тоткан яшүсмерләр сайлап алынган.

Конкурс ярышлары 25–27 март көннәрендә Лаеш техник-икътисадый техникумы базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International