«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты яңа номинацияне раслады – «Ватанны саклаучы гаиләсе». Бу номинациядә бер яки берничә әгъзасы хәрби хәрәкәтләрдә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашкан һәм граждан тормышына уңышлы җайлашкан гаиләләр катнаша алачак. Гаилә әгъзаларының социаль әһәмияткә ия чараларда, волонтерлык һәм патриотик хәрәкәтләрдә актив катнашуы да мөһим критерий булачак.
«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсы – Россиянең төрле төбәкләреннән гаиләләрне берләштерүче, Россия шәһәрләрен һәм авылларын рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләре җепләре белән бәйләүче ел саен үткәрелә торган якты һәм масштаблы вакыйга.
Конкурста катнашучылар – ил территориясендә яшәүче һәм теркәлгән никахта торучы, балалар тәрбияләүче Россия Федерациясе гражданнары.
Конкурс турында тулырак монда >>.