«Ветеран» үзәге тернәкләнүчесе «Абилимпикс» чемпионатында катнашучы сертификаты белән бүләкләнде

2025 елның 21 марты, җомга

19 мартта Түбән Кама медицина көллиятендә «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының республика этабы узды.

«Массажист» компетенциясе буенча ярышларда 14 кеше катнашты. Катнашучылар 3 категориягә бүленде: мәктәп укучылары, студентлар, белгечләр.

Конкурсантлар арасында Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Фәнүс Арсланов та бар иде. Ул күрү буенча икенче төркем инвалид. Фәнүс Арсланов катнашучы сертификаты алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International