Бүген Тукай муниципаль районының Борды авылында «Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында чара уздырдылар. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева җыелучыларга скандинавия йөреше техникасы һәм скандинавия таякларыннан файдалану кагыйдәләре турында сөйләде.
Шулай ук ярмалар кулланып арт-терапия дәресе дә үткәрелде. Активистларга өстәмә рәвештә «Кайгырту» социаль ярдәм күрсәтү сервисы турында мәгълүмат бирелде.