Олыгая барган саен, яшьлек, туган җирләр һәм мөһим вакыйгалар турындагы хатирәләр өлкәннәр тормышында мөһим роль уйный башлый.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре Ирина Баранова һәм Наталья Уралова үзләренең тәрбияләнүчеләре өчен туган якларына сәяхәт оештырдылар.
Белгечләр ярдәме белән тыл хезмәтчәне Юрий Погодин Чистайдагы туган йортына барып, истәлекләре белән уртаклашты. Акция өлкән яшьтәге кешеләрнең эмоциональ халәтенә игътибар бирүнең никадәр мөһим булуын күрсәтте, чөнки мондый чаралар үткәннәр белән элемтәне сакларга һәм бүгенге көндә мәгънә табарга ярдәм итә.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында интернат-йорт белгечләре Наталья Уралова һәм Валерия Иксанова Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Хәйруллин янына да бардылар.
Учреждение белгечләре Анна Михеева һәм Ирина Баранова ветеранны шатландыру өчен алдан ук сый-нигъмәтләр әзерләгәннәр иде. Ветеран үз тормышыннан бик күп кызыклы тарихлар сөйләде, сугыш еллары һәм сугыштан соңгы илне торгызу турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Мондый акцияләр һәм чаралар геройлар турында хәтерне саклау һәм тыныч киләчәк өчен көчләрен һәм сәламәтлекләрен биргәннәргә ярдәм итү мөһимлеген искә төшерә.