Хатирәләр терапиясе өлкәннәргә көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга ярдәм итә

2025 елның 21 марты, җомга

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкәннәр белән эш иткәндә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен кулланалар.

Үткәннәр турында сөйләшү, фотографияләр карау, яшьлек чоры җырларын җырлау, яраткан фильмнарны карау – болар барысы да психологик адаптациянең яхшы формасы булып тора. Иске альбомнарны карап, социаль хезмәтләр алучылар үзләренең хатирәләре белән уртаклашалар. Мондый очрашулар өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибарын көндәлек мәшәкатьләрдән читкә юнәлтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International