Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 35 453 берәмлекне тәшкил итте.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре консервланган яшел борчак, кукуруз, куертылган сөттән бушаган калай банкаларны хәзер ташламыйлар. Буш тара изге эш өчен – махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен блиндаж шәмнәре ясау өчен кулланыла. Шәмнәрне «Чистай фронтка» волонтерлык хәрәкәте әзерли.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Алия Сафина һәм Гөлнара Фәйзиева, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ башлыгы Алсу Сафиуллина белән берлектә, көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча мәгълүмати дәрес үткәрделәр.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячесе иҗади дәрес үткәрде.
20 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучы Ксения Федорова «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында катнашты. Кыз үз көчен «Спа-процедуралар өчен продукция җитештерү» компетенциясендә сынап караган.
18 мартта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин «Цифрлы ликбез» агарту проекты кысаларында 1 нче Балык Бистәсе гимназиясенең 10–11 нче сыйныф укучылары өчен цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык дәресе үткәрде. Дәрес «Интернетта куркыныч чит кешеләр» һәм «Цифрлы мохиттә онлайн мошенниклык» темаларына багышланган иде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Без Җиңү истәлегенә тугры!» физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды.
19 март көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Әзерлек 01» уен-викторинасы узды.
22 мартта Казанның алты локациясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ольга Данеева «Докторда тикшеренү узу» сюжетлы-рольле уен уздырды.