«Ышаныч» үзәге вәкиле медицина хезмәткәрләре белән очрашуда чыгыш ясады

2025 елның 21 марты, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы» технологиясе уңышлы гамәлгә ашырыла. Технология «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Өлкән буын кешеләрен өй шартларында тиешле тәрбия белән тәэмин итү, алар тарафыннан социаль хезмәтләр комплексы алу, туганнарын аз хәрәкәтләнүче гражданнарны дөрес карарга өйрәтү, техник тернәкләндерү чаралары алу һ. б. – бу эш сәламәтлек саклау учреждениеләре белән хезмәттәшлектән башка мөмкин түгел.

«Ышаныч» үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиева ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре киңәшмәсендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International