27 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы, спортчы Гөлназ Гыйльметдинова социаль хезмәт алучылар белән мастер-класс үткәрде. Чара куллары белән проблемалары булган затларга мотивацион ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
«Арча» ҖЧҖ командасы ярдәмендә «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларының, шулай ук көндезге тору бүлекчәсе тернәкләнүчеләренең теләкләре тормышка ашты.
Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә елның төп бәйрәмнәренең берсе – Яңа ел чыршысы узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен кәгазьдән кар бөртекләре кисү буенча мастер-класс үткәрелде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балалар өчен Яңа ел театраль тамашасы узды. Бу чара әтиләре һәм ирләре бүген алгы сызыкта булган балалар һәм аналар өчен чын бәйрәмгә әверелде.
26 декабрьдә Зәйдә Яңа ел очрашуы узды, ул узып баручы елның соңгы чарасы булды. Катнашучылар әкият геройларына әверелеп, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар. Актерлар үз рольләрен оста башкардылар һәм чын Яңа ел могҗизасын бүләк иттеләр.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының әби-бабайлары искиткеч Яңа ел бүләге – яңа мунча комплексы һәм югары уңайлылыктагы өч номер алдылар.
2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында (ул Татарстан Республикасында Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла) Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында девиант тәртипне профилактикалау буенча төркемле коррекцион чара уздырылды. Чара уен терапиясе кабинетында узды.
25 декабрьдә Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Боерган авылында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Социаль хезмәт алучыларга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләделәр.