«Киләчәккә билет» программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ветеринария лабораториясендә булдылар. Баш ветеринария табибы Рәис Хөснуллин балаларны ветеринария табибының, клиника лаборантының катлаулы хезмәте белән таныштырды. Балалар ветеринария табибының гадәти булмаган пациентлары турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар.
Экскурсия бик кызыклы булды, балалар ветеринария табибы һөнәре белән якыннан танышып кына калмадылар, хайваннар турында да күп яңалыклар белделәр.
Төрле белгечләр белән танышу балаларга киләчәктә дөрес һөнәр сайларга мөмкинлек бирәчәк.