ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

28 декабрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хәйриячеләр ярдәме белән, полиция хезмәткәрләре белән берлектә «Полиция Кыш Бабае» акциясендә катнаштылар. Балигъ булмаганнарга татлы бүләкләр тапшырылды.

Декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре Казан (Идел буе) федераль университеты (дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы, социология кафедрасы) һәм Казан дәүләт медицина университеты («Социаль эш» юнәлеше) студентлары белән очрашты.

Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел дәвамында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына илтү буенча чаралар үткәрелде.

Якынлашып килүче бәйрәм алдыннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ак Барс Страхование» ҖЧҖ генераль директоры киңәшчесе Роза Салихова һәм «Спас» оешмасы директоры Светлана Сударева булды.

«Строительно-испытательная лаборатория» ҖЧҖ 27 хезмәткәргә 322,6 мең сум түләгән.

Декабрьдә Минзәләнең социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен хәйрия акциясе узды. Инвалид балалар кышкы тылсымчыга теләкләр белән хатлар яздылар.


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Татарстан халкы «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән актив файдалануын дәвам итә. Хәзерге вакытта якынча 88,5 мең гариза бирелгән. Ел башыннан эш эзләүдә ярдәм сорап 39 179 кеше мөрәҗәгать иткән.

Яңа ел каникуллары алдыннан Югары Ослан муниципаль районында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында ведомствоара рейдлар узды. Чара барышында районның 11 торак пунктыннан 16 гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Яңа ел әкиятенә ишекләр ачылды. Яшь кунаклар онытылмаслык чарада катнашты. Ул «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасының актив катнашучылары белән берлектә оештырылды. Балалар шатланып шигырьләр укыдылар, яраткан персонажлары белән фотога төштеләр, күптән көтелгән Яңа ел бүләкләрен алдылар.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучылары өчен «Яңа ел могҗизалары» дигән кызыклы программа оештырылды. Никольский авыл җирлегеннән «СССРда туганнар» вокаль ансамбле башкаруындагы дәртле концерт номерлары тамашачыларга күңелсезләнергә ирек бирмәде. Җырлар, такмаклар, шигырьләр, шулай ук котлаулар залдагыларның кәефен күтәрде. Тамашачылар артистларга кушылып җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International