5 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар «Георгий тасмасы» акциясендә катнаштылар. Акция кысаларында социаль хезмәтләр алучылар үзәк хезмәткәрләренә мастер-класста үз куллары белән ясалган Георгий тасмасыннан брошьлар тараттылар.
Бу акция барысы өчен дә үткәнгә хөрмәт һәм киләчәк турында кайгыртуның ихлас чагылышы булып тора.
Чарада 25 кеше катнашты.