Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында дәресләр үткәрделәр. Социаль хезмәтләр алучылар белән тегү эше һәм бакчачылык белән шөгыльләнделәр.
Эш барышында белгечләр һәм социаль хезмәтләр алучылар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаша.