2 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды.
Быел фестиваль 2 апрельдә, Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көнендә старт алды.
Фестивальдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән, мәгариф оешмаларыннан 650 кеше, шулай ук озатып йөрүче затлар, волонтерлар һәм экспертлар катнашты. Чаралар республиканың 10 муниципаль берәмлегендә 11 мәйданчыкта узды.