Бүген Татарстанда 8 652 Бөек Ватан сугышы ветераны, шул исәптән 136 фронтовик яши. Соңгы 10 елда ветераннар саны 9 тапкырга диярлек кимегән – 2015 елның маенда алар 76 839 булган.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына түләүләр турында указга кул куйган иде. Апрель–май айларында сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучылар, концлагерьларның, геттоларның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, шулай ук блокададагы Ленинград, камалышта булган Севастополь һәм Сталинград халкы 50 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
Республикада бәйрәм чаралары кысаларында 8 306 ветеранга Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Шулай ук сугыш инвалидларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, инвалидларга, «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затларга, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына, тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булган (вафат булган) Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшыру дәвам итә.