ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

25 декабрьдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт коллективының йомгаклау җыелышы булып узды, анда 2024 елга йомгак ясалды.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм халкы махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашуын дәвам итә. 

26 декабрьдә Казандагы «Апрель» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү курсы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Чара ата-аналарны, педагогларны һәм үзәк хезмәткәрләрен берләштерде.

Бүген Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волонтерлар әзерләү һәм махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм китерүне оештыру белән шөгыльләнүче «Дулкын» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу булды.

Гаилә елы кысаларында һәм Яңа ел алдыннан Казанда көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучыларның ата-аналары өчен матурлык буенча мастер-класслар оештырылды.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәткәрләр белән дәрес һәм учреждениедән эвакуацияләү буенча укыту тренировкасы узды.


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 36 666 берәмлекне тәшкил итте.

Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар күрсәтү һәм аларга бәйрәм кәефе бүләк итү бик мөһим. Яңа ел алдыннан Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарына бардылар.

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен балта остасы һөнәренә өйрәтү буенча чираттагы дәрес үткәрелде.

24 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында Яңа ел бәйрәменә багышланган чара оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International