Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше).
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 4 октябрендәге «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» 1335 номерлы карары белән, эшчеләрнең ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында 2025 елда ял көннәре күчерелде:
4 гыйнвар шимбәдән 2 май җомгага;
23 февраль якшәмбедән 8 май пәнҗешәмбегә.
Шулай итеп, 1–4 май, 8–11 май ял көннәре булачак. 30 апрельдә эш көне бер сәгатькә кыскара.