Югары Ослан районында бәйрәм алды мастер-классы узды

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Печище авыл китапханәсе мөдире белән берлектә, көндезге тору төркеме яшьләре өчен патриотик мастер-класс үткәрделәр. Чара Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм «Тынычлык күгәрчене – Җиңү күгәрчене» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

Катнашучыларга күгәрченнең ни өчен борынгы заманнардан бирле тынычлык символы булып саналуы һәм күгәрчен почтасының сугыш вакытында мөһим хәбәрләр җиткереп гомерләрне ничек коткарулары турында сөйләделәр. Катнашучылар күгәрчен почтасы турында танып белү видеоролигын карадылар, ә аннары җылы дустанә атмосферада кәгазь күгәрченнәр ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International