Хәзерге икътисад шартларында хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын яклау, бигрәк тә хезмәт өчен вакытында һәм тулысынча түләү хокукы бик мөһим. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы кысаларында Министрлык контроль һәм хокук саклау структуралары белән берлектә «Камский трест по строительству автомобильных дорог» АҖ (Яр Чаллы шәһәре) тарафыннан 375 хезмәткәргә тоткарланган хезмәт хакын өлешчә түләүгә ирешә алды. Түләүләрнең гомуми суммасы – 18 312,7 мең сум.