15 майда Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрдә нейрокоррекцияләү аша социаль күнекмәләрне үстерүгә багышланган стажировка мәйданчыгы узды. Чарага Татарстанның төрле районнарыннан 17 социаль учреждение вәкиле җыелды.
«Яңарыш» үзәге директоры Елена Старостина очрашуны сәламләү сүзе белән ачып җибәрде, тәҗрибә уртаклашу һәм тернәкләндерүгә заманча алымнар кертү әһәмиятенә басым ясады.
Программаның төп өлешен үзәк белгечләре чыгышлары тәшкил итте, алар нейрокоррекцияләү буенча теоретик белемнәре һәм практик күнекмәләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар практик дәресләргә һәм мастер-классларга актив кушылдылар, тәҗрибә һәм идеяләре белән уртаклаштылар.