Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре солдат аналары слетын оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштылар. Район җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның әти-әниләре белән Халыкара гаиләләр көнендә очрашты.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Вадим Никитин чыгыш ясады. Чара барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Айдар Хәкимов, Денис Кулаков, Денис Михайлов махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Батырлык ордены белән бүләкләнделәр (үлгәннән соң). Бүләкләрне әниләренә тапшырдылар. Әти-әниләр авыр вакытта ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.