«Балаларга дөрес сайлау ясарга ярдәм итик» һөнәри юнәлеш бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алена Овсейчик социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен 62 нче янгын сүндерү частена мавыктыргыч экскурсия оештырды.
Балалар экскурсия вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар һәм янгынга каршы инструктаж алдылар. Аларга янгын куркынычсызлыгының төп аспектларын аңлаттылар, ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерын искә төшерделәр.
Экскурсия коткару хезмәте хезмәткәрләренең янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләве белән дәвам итте. Балалар янгын сүндерүдә кулланыла торган техника турында белделәр, махсус экипировка һәм утка каршы төрле чаралар күрделәр. Белгечләрне психологик әзерләүгә аерым игътибар бирелде, экстремаль ситуацияләр шартларында эмоциональ тотрыклылыкның мөһимлеген ассызыкладылар.
Чара махсус техника гаражында булу белән тәмамланды.