Казанда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең социаль-тернәкләндерү форумы узды

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Бүген Казанда «Социаль партнерлык: хезмәттәшлек тәҗрибәсе, перспективалары» Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең III Бөтенроссия социаль-тернәкләндерү форумы узды. Чара күрү сәләте бозылган кешеләргә гасыр буена ярдәм итә торган БСҖ оешмасының 100 еллыгына багышланган. Форумда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Чарага Россиянең 80 төбәгеннән 250дән артык белгеч һәм БСҖ бүлекчәләре җитәкчеләре җыелды. Катнашучыларның яртысы – күрү сәләте буенча инвалидлар, бу сәламәтлек буенча чикләүләр актив иҗтимагый тормышка комачауламавын исбатлый.

Татарстан Республикасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә программа гамәлдә. Министрлык социаль ярдәм чараларын камилләштерүне, эшкә урнашканда инвалидларны озата бару хезмәтләрен үстерүне, социаль инфраструктура объектларының һәркем файдалана алырлык булуын арттыруны дәвам итә.

Күрү сәләте начар булган 350 дән артык кеше ел саен Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә ярдәм ала. Казанда, Бөгелмәдә, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда биш бүлекчәсе булган учреждение кешеләргә үзләренең социаль статусын торгызырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International