Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә комда анимация күрсәттеләр – учреждениегә рәссамнар мәктәбе җитәкчесе Алинә Хәйруллина һәм аның укучылары килде.
Ком белән уйнау бала өчен күңел ачу гына түгел. Комның текстурасы балаларда тактиль тойгыларны үстерергә, кул хәрәкәтләрен координацияләргә мөмкинлек бирә. Комда рәсем ясаганда, балалар кул һәм бармакларның җитезлеген үстерәләр, бу турыдан-туры сөйләм үсеше белән бәйле.
Балалар тамашаны сокланып күзәттеләр. Чара азагында Алинә Хәйруллина арт-терапия нигезләрен үзләштерү буенча мастер-класс үткәрде.