16 майда А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеенда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы узды. Конкурсны оештыручылар – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге.
Конкурс туган тел традицияләрен торгызуга һәм талантлы балаларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Катнашучылар танылган классикларның төрле әсәрләрен һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгында конкурста Бөек Ватан сугышы, Җиңү турында шигырьләр яңгырады.
Компетентлы жюри һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде.
«7 яшьтән 12 яшькә кадәрге иң яхшы шигырь укучы» номинациясе:
1 урын – Ралина Иминова, «Тургай» социаль приюты;
2 урын – Мәликә Хаҗиева, «Кама таңнары» социаль приюты;
3 урын – Ралина Гарипова, «Гаилә» социаль приюты.
«13 яшьтән 17 яшькә кадәрге иң яхшы шигырь укучы» номинациясе:
1 урын – Алиса Степанова, «Кайгырту» социаль приюты;
2 урын – Дарья Морозова, «Балкыш» социаль приюты;
3 урын – Элина Гарипова, «Гаилә» социаль приюты.
Жюри карары белән «Дога» шигыре өчен өстәмә «Дебют» номинациясе булдырылды. Катнашучы Дарья Морозова музей җитәкчесе кулыннан махсус приз алды. Шулай ук сәнгатьле укулары өчен конкурста катнашучыларның барысы да кызыксындыру призлары белән бүләкләнде.
Конкурс кысаларында музей хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен экскурсия һәм күмәчләр әзерләү буенча мастер-класс оештырылды.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.