«Шәфкать» үзәгендә пилотсыз очу аппараты һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге мөдире Айгөл Мостафина социаль хезмәт алучылар өчен мөһим мәгълүмат сәгате үткәрде. Дәреснең темасы – «Пилотсыз очу аппараты һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга».

Чара барышында катнашучылар пилотсыз очу аппараты ачыклаганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында белделәр: потенциаль куркынычны ничек танырга, куркынычсызлык өчен кайда качарга кирәк. Тыңлаучылар биналарда һәм ачык урында яшеренү буенча кыйммәтле киңәшләр алдылар. Шулай ук пилотсыз очу аппараты һөҗүме вакытында транспортта хәрәкәт иткәндә саклык чаралары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International