24 июльдән 29 июльгә кадәр Самара өлкәсендәге «Мастрюковские озера» фестиваль паркы территориясендә ел саен үткәрелә торган «иВолга» яшьләр форумы узачак. Ул илнең төрле почмакларыннан кунаклар кабул итәчәк, алар арасында – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар.
28 майда Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Королева һәм Гөлшат Җаббарова Чик сакчылары көненә багышланган конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чарада 20 бала катнашты.
Югары Ослан районында масштаблы «Яшүсмер» ведомствоара операциясе старт ала. Җәйге каникуллар башлану белән балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләре аеруча актуаль.
Үз-үзенә кул салуны кисәтү программасы кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда уен технологияләрен кулланып дәресләр үткәрде. Чараларда куркыныч төркеменә керүче балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
27 майда Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубының чираттагы очрашуы узды. Балаларда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыруга багышланган чара үзәк территориясендәге җәйге беседкада узды.
Татарстанда наркотикларга каршы «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы башланды. Ул ел саен яшьләр арасында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру максатларында үткәрелә.
Узган атнада Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алена Овсейчик яшүсмерләр өчен Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсенә баруны оештырды.
Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә «Пассаж» шәхси ат клубы җитәкчесе искиткеч көн бүләк итте. Балаларны затлы һәм акыллы хайваннар дөньясына мавыктыргыч экскурсиягә, атлар һәм клубта яшәүче башка хайваннар белән танышырга чакырдылар.
Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Җаваплы ата-ана мәктәбе» социаль технология буенча чираттагы төркемле дәрес үткәрде.
Ата-аналар көнендә Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль эш буенча белгеч Гөлназ Сафина һәм социаль педагог Марина Мишанина ата-аналарга «Барысы да ата-аналар кулында» дигән темага социаль-педагогик консультация үткәрделәр.