«Шатлык» үзәгендә наркотикларга каршы айлык кысаларында чара уздырдылар

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Татарстанда наркотикларга каршы «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы башланды. Ул ел саен яшьләр арасында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру максатларында үткәрелә.

Тематик чара Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узды. Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучыларга һәм «Елмаю» клубында тәрбияләнүчеләргә аерым игътибар бирелде. Махсус алар өчен «Наркотикларсыз тормыш» тәрбия сәгате оештырылды.

Белгечләр сәламәтлекне саклау, дусларны һәм әйләнә-тирәлекне дөрес сайлау, уңай мавыгуларны үстерү мөһимлегенә басым ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International