«Өмет» үзәге психологы уен технологияләрен кулланып дәрес үткәрде

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Үз-үзенә кул салуны кисәтү программасы кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда уен технологияләрен кулланып дәресләр үткәрде. Чараларда куркыныч төркеменә керүче балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

«Үзеңнекеләр арасында үзеңнеке» өстәл уены яшүсмерләргә үзләрен һәм бер-берсен яхшырак белергә, үз индивидуальлеген һәм башка кешеләрнең индивидуальлеген кабул итәргә һәм бәяләргә өйрәнергә ярдәм итү өчен булдырылган. Уен барышында балигъ булмаганнар үз-үзләрен бәяләүгә, яшьтәшләре һәм ата-аналары белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы мөһим темаларны карадылар. Шулай ук психолог балалар белән ышаныч телефоны белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган сораулар турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International