ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы социаль хезмәт алучы гаилә өчен арт-терапия комплексын кулланып дәрес үткәрде.

Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең ионтессори-педагогы Анна Крахалева үз дәресләрендә «кулда кул» методын актив куллана. Бу – бала белән аралашу һәм белем бирү ысулы, бу вакытта олы кеше баланың кулларын үз кулында тота, аларны гамәл башкару процессында юнәлтә.

«Гаилә» милли проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Альпари» хәйрия фонды белән берлектә үз карамагындагыларга адреслы ярдәм күрсәтә алдылар.

Гыйнвар ае дәвамында Биектау районының Коркачык станциясенең 4 нче социаль участогында һәм Шәпше авылында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин үз хисләрем белән идарә итә беләм» дигән тренинг дәресләре үткәрделәр. Социаль куркыныч төркемендәге балигъ булмаганнар катнашындагы чара 2024–2028 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы кысаларында оештырылды.


30
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт медицина университетының социаль эш факультеты тарафыннан,Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә оештырылган «Кешегә кеше кирәк» телекүпере узды. Ул мондый форматта оештырылган беренче һөнәри юнәлеш бирү чарасы булды.

Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә хәйрия ярдәме күрсәтелде. «Аркада Строй Универсал» ҖЧҖ медицина җиһазы – КВЧ-терапия аппараты сатып алган.

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында көндезге тору төркемендә «Өстәл артында үз-үзеңне тоту культурасы» дигән темага дәрес үткәрде. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны өстәл янында үзләрен дөрес тотарга, приборлар, тастымаллар кулланырга өйрәтү.

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 34 312 берәмлекне тәшкил итте.

28 гыйнварда Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар елына багышланган чара узды.

2021 елның октябреннән Мамадыш районыннан өлкән яшьтәге кеше Геннадий Растворов яңа гаиләгә тәрбиягә алынган. Шәйхетдиновлар гаиләсе ялгыз яшәүче өлкән кешене үз канаты астына алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International