Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә «Пассаж» шәхси ат клубы җитәкчесе искиткеч көн бүләк итте. Балаларны затлы һәм акыллы хайваннар дөньясына мавыктыргыч экскурсиягә, атлар һәм клубта яшәүче башка хайваннар белән танышырга чакырдылар.
Балалар ат абзарының төзелеше һәм эше, атларны карау һәм ашату шартлары һәм кагыйдәләре белән таныштылар. Экскурсия ахырында һәр бала тәҗрибәле инструктор күзәтүе астында атта йөрде.
Атлар белән аралашудан балалар уңай хис-кичерешләр, күтәренке кәеф алдылар.