Югары Ослан районында масштаблы «Яшүсмер» ведомствоара операциясе старт ала. Җәйге каникуллар башлану белән балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләре аеруча актуаль.
«Яшүсмер» операциясе балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүгә комплекслы якын килүдән гыйбарәт. Шулай ук балалар имгәнүләрен профилактикалау мөһим максат булып тора.
Чараларны үткәрүдә хокук саклау органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, яшьләр сәясәте органнары һәм учреждениеләре, социаль яклау, опека, мәшгульлек һәм мәгариф органнары катнаша.
Май аенда ведомствоара рейд узды, аның барышында тугыз балигъ булмаган балалы биш гаиләгә бардылар.
Операциянең төп бурычы – яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең үсүен булдырмау һәм балаларны аларның физик, интеллектуаль һәм әхлакый үсешенә яный торган тискәре факторлардан саклау.