28 майда Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Королева һәм Гөлшат Җаббарова Чик сакчылары көненә багышланган конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чарада 20 бала катнашты.
Чараның максаты спорт-ял итү эшчәнлеген оештыру аша балаларның чик сакчылары турында күзаллауларын ныгыту иде.
Балалар эстафеталарда катнаштылар, ә чара ахырында бергәләп Леонид Агутинның «Застава» җырын җырладылар.