«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашуы узды

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

27 майда Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубының чираттагы очрашуы узды. Балаларда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыруга багышланган чара үзәк территориясендәге җәйге беседкада узды.

Туклану буенча белгеч Тамара Павлова ата-аналар өчен консультация үткәрде, анда туклану, гигиена һәм көнкүреш күнекмәләре мәсьәләләренә аерым игътибар бирде – алар балаларга көндәлек тормышта үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә.

Әти-әниләр фикер алышуда актив катнаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды.

Мондый чаралар махсус ихтыяҗлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә һөнәри рекомендацияләр генә түгел, бер-берсенең ярдәмен дә алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International