Узган атнада Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алена Овсейчик яшүсмерләр өчен Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсенә баруны оештырды.
Ярминкәдә балалар җәйге чорга вакытлыча мәшгульлек тәкъдим итүче төрле предприятиеләр турында белделәр: «Пятерочка» һәм «Магнит» кибет челтәрләре, җәмәгать туклануы учреждениеләре, Түбән Кама мәгариф учреждениеләре, күңел ачу комплекслары. Төрле хезмәт шартлары һәм эш графигы белән эш урыннары тәкъдим ителде.
Чарага килүчеләр анкета тутыра һәм туры килә торган һөнәр сайлау мәсьәләсе буенча экспертлар белән киңәшләшә алдылар.
Инициатива социаль хезмәт алучы яшүсмерләрнең һөнәри юнәлеш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Мондый форматтагы чаралар яшьләргә хезмәт базарына җайлашырга һәм мөмкин булган һөнәри үсеш юлларында яхшырак ориентлашырга ярдәм итә.