Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Җаваплы ата-ана мәктәбе» социаль технология буенча чираттагы төркемле дәрес үткәрде.
Дәрестә яшүсмерләрнең проблемалы тәртибе турында сөйләштеләр. Әти-әниләр яшүсмерләрнең психологик үзенчәлекләре белән таныштылар, чара темасы буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шулай ук «Стакан» уены ярдәмендә ата-аналар баланың шәхес формалашуына йогынты ясый торган факторлар белән танышты.