Казанда яшәүчеләр вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсендә катнаштылар

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш эзләүчеләр өчен чара узды.

Вакансияләр ярминкәсендә Яңа Савин районының дүрт предприятиесе катнашты.

Эшкә урнашырга теләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 86 вакансия тәкъдим ителде: мәгълүмати технологияләрне үстерү төркеменең баш белгече, мәгълүмат төркеме җитәкчесе, инженер-технолог, сату буенча белгеч, сатып алулар буенча менеджер-логист, менеджер-тәэмин итүче, кадрлар буенча белгеч, сатучы-консультант, кондитер, пешерүче, кухня эшчесе, участок электрчысы, компрессор җайланмалары машинисты, кран машинисты, формовщик, эретеп ябыштыручы, җыештыручы һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International